news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең көньягындагы аэропортларның ябылып тору вакыты 26 мартка кадәр озайтылды

Махсус режим 24 февральдә кертелгән иде.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Россиянең көньягында 24 февральдә кертелгән ябык һава юллары режимы 26 мартка кадәр озайтылды.

«Россиянең көньягындагы аэропортлар ябылып тору 2022 елның 26 марты 3 сәгать 45 минутка кадәр озайтыла», дип яза РИА Новости.

Сүз Ростовтагы Дон, Краснодар, Анапа, Геленджик, Элиста, Ставрополь, Симферополь, шулай ук Белгород, Брянск, Орел, Курск һәм Воронеж аэропортлары турында бара. Шул ук вакытта Сочи аэропорты штат режимында эшләвен дәвам итә.

Моңа кадәр оператор авиаэлемтәне чикләүләрнең 20 мартка кадәр дәвам итәчәге турында белдергән иде. Хәбәрдән аңлашылганча, илнең бу өлешендәге аэропортларның территорияләре гражданнар бортлары өчен имин түгел дип табылган.

Искәртеп үтәбез, 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин Донбассны яклау буенча махсус хәрби операция башлану турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100