news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең көньягында беренче тапкыр «Заманча татар киносы фестивале» узды

Чараны «Татаркино» мәдәният учреждениесе Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ростов өлкә бүлеге белән берлектә оештырды.

Россиянең көньягында беренче тапкыр «Заманча татар киносы фестивале» узды
народыдона.рф

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). 2020 елның февралендә Ростов-Донда «Заманча татар киносы фестивале» узды. Бу хакта «Народы Дона» сайты хәбәр итә.

Чараны «Татаркино» мәдәният учреждениесе Ростов өлкәсенең «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге һәм «Россия Федерациясе кинематографистлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ростов өлкә бүлеге белән берлектә оештырды.

Кино фестивале Татарстан Республикасы Президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысасында узды.

Бәйрәм кунаклары арасында актер Ринат Галимов, режиссер Илшат Рәхимбай, «Татаркино» мәдәният учреждениесенең репертуар бүлеге башлыгы Алия Бильданова бар иде.

Кино йорты залында тамашачылар игътибарына милли кинематографның иң танылган картиналары тәкъдим ителде. Алар арасында «Мулла» (режиссерлары - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров), «Әпипә» (режиссеры - Илшат Рәхимбай), «Байгал» (режиссеры - Илдар Ягъфәров) һәм «Нигез йорт» (режиссеры - Нәсүр Юрушбаев) фильмнарын атап үтәргә мөмкин. Һәр сеанстан соң кино төшерү төркеме вәкилләре белән иҗади очрашулар үткәрелде.

Фестиваль татарларда гына түгел, башка милләт вәкилләрендә дә зур кызыксыну уятты.Чара нәтиҗәләре буенча оештыручылар, милли фильмнарны тагын да күбрәк тамашачы карасын өчен, «Заманча татар киносы фестивале»н ел саен үткәрү мөмкинлеге хакында фикер алышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot