news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең көньягы һәм үзәк өлеше аэропортларына кайбер очышларны чикләү озайтылды

Авиакомпанияләргә пассажирларны ябык аэропортларга Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларын кулланып, альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителде.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Россиянең көньягы һәм үзәк өлеше аэропортларына очышларны вакытлыча чикләү режимы Мәскәү вакыты белән 8 март 3 сәгать 45 минутка кадәр озайтылды.

«Очышлар вакытлыча Анапа, Белгород, Брянск, Воронеж, Геленджик, Краснодар, Курск, Липецк, Ростов-на-Дону, Симферополь, Элисты аэропортларына чикләнгән», диелә Росавиация сайтындагы хәбәрдә.

Шул ук вакытта ведомствода башка Россия аэропортларының, шул исәптән халыкара аэропортларның да штатлы режимында эшләүләрен билгеләп үттеләр.

Авиакомпанияләргә пассажирларны ябык аэропортларга Сочи, Волгоград, Минераль Сулар, Ставрополь һәм Мәскәү аэропортларын кулланып, альтернатив маршрутлар буенча оештырырга тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot