Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасында Казан каратистлары көмеш һәм бронза алды
Татарстан хәзерге вакытта гомумкоманда зачетында 9нчы урынны тота.
(Казан, 23 июль, “Татар-информ”, Дмитрий Киселев). Татарстан спортчылары Россиянең IV җәйге яшьләр Спартакиадасы финал этабында катнашты.
Каратэ буенча финал этабы 21 июльдә Пензада узды.
Татарстан җыелмасына көмеш медальне Шишканова Алина 61 килограммга кадәрге һәм Данилов Даниил 67 килограммга кадәрге категориядә яулады. Фатыйхов Рөстәм 84 килограммга кадәрге категориядә бронза бүләк иясе булды.
Шулай ук, Татарстанның спортчысы Володина Ульяна 55 килограммга кадәрге категориядә 5нче урынга лаек булды. Уңышлы чыгышлары белән сөендергән әлеге каратистлар “Ак Бүре” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә Татарстан каратэ федерациясе президенты (WKF) Искәндәр Шагинда шөгыльләнәләр.
Искәртеп үтик, Россия IV җәйге яшьләр Спартакиадасы Россия Федерациясенең 13 субъектында 8 майдан 22 августка кадәр бара.
- Ярышлар спортның 44 төре буенча уза.
Татарстан хәзерге вакытта гомумкоманда зачетында 9нчы урынны тота. Россия IV җәйге яшьләр Спартакиадасында быел медальләр өчен барлыгы 12 мең спортчы ярыша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз