news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев тоткарланган

Ул "Роснефть" вәкилләреннән куркыту ысулы белән акча таләп итүдә шикләнелә.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ"). Россиянең икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев зур суммада ришвәт алганда тоткарланган. Ул "Роснефть" вәкилләреннән куркыту ысулы белән акча таләп итүдә шикләнелә, дип хәбәр иткән Интерфакс агентлыгына Тикшерү комитеты вәкиле Светлана Петренко.

Петренко Россия Куркынычсызлык Хезмәтенең Улюкаев телефонын быелның җәеннән бирле тыңлавы турында әйткән. Аның "Роснефть" вәкиле белән "Башнефть" приватизациясе хакындагы әңгәмәләрдә янап сөйләшүен ачыклаган. Әлеге материаллар җинаять эшенең нигезен тәшкил итә, дигән Петренко.

"Кулга алу барышында Улюкаев үзен яклаучыларга шалтыратырга тырышты, әмма уңышка ирешмәде", - дип тә өстәгән ул.

Алексей Улюкаевны РКХ операциясе барышында тоткарлаганнар. Тикшерү фаразы буенча, Икътисади үсеш министрлыгының "Роснефть"нең "Башнефть" акцияләренең контроль пакетын алуын хуплавы өчен Улюкаевка 2 млн доллар күләмендә акча тапшырылган.

Шул ук вакытта ТКда "Башнефть" буенча килешүнең тикшерү предметы дип каралмавы хакында хәбәр иткәннәр. "Роснефть" компанияне законлы нигездә сатып алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100