news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең җиде төбәге, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан “Татарча диктант” яза

Татар теле буенча белемнәрен тикшерү теләге булган барлык кешеләр өчен ул ирекле һәм түләүсез булачак.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2016 елның 29 октябрендә Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Ижауда, Уфада, Екатеринбургта, Төмәндә, шулай ук Казахстанда (Павлодар) һәм Кыргызстанда (Бишкек) татар теле буенча белемнәрне тикшерү буенча «Татарча диктант» узачак. Бу хакта әлеге чара инициаторы булган Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар теле буенча белемнәрне тикшерү диктанты катнашу теләге булган барлык кешеләр өчен ирекле һәм түләүсез булачак.

Бер үк вакытта Татарстанда, Россия, шулай ук Казахстан һәм Кыргызстан шәһәрләрендә татар теле белемен тикшерү диктанты сәгать 11дә башланачак.

Диктант өчен берәр милли авторның әдәби әсәре кулланылачак. «Тоталь диктант»тагы кебек һәр мәйданда текстны танылган мәдәният, сәнгать әһелләре, язучылар укыячак. Казанда КФУда Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (Татарстан ур., 2; 3 кат, актлар залы) диктантны ТР атказанган артисты, Г.Камал исемендәге театр артисты Фәнис Җиһаншин яздыртачак.

Әлеге чара Бөтендөнья татар яшьләре  форумы һәм Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты, «Каюм Насыйри институт ы» фәнни-мәгариф үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тәкъдиме һәм катнашы белән үткәрелә.

«Татар кешеләре арасында һәм телне өйрәнүчеләрдә татар теле грамоталылыгы проблема булып тора. Шунлыктан “Татар диктанты” кебек чаралар кирәк», – дип белдерә акцияне оештыручылар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100