news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Россиянең җиде могҗизасы” проектында Казанның тарихи объектлары да бар

“Россиянең җиде могҗизасы” проектларында җиңү — Казанның туризм индустриясе үсешенә этәргеч булмый калмас

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Мәгълүм булганча, 2007 елның июль һәм октябрь айларында “Россиянең җиде могҗизасы” дигән бер үк төрле исем белән, илнең туристик потенциалын үстерү һәм аның мәдәни мирасын популярлаштыру максатыннан, күләмле ике проект старт алган иде. Акцияләрнең максаты — “Россиянең алтын маршруты”н булдыру.
Аларның беренчесе “Всемирный следопыт” журналы тарафыннан игълан ителде һәм акциягә йомгак быелның июль аенда ясала, бу көнне шулай ук 21 номинант арасыннан Россиянең җиңү яулаган җиде шәһәре исеме игълан ителәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге исемлектә Казан Кремле дә бар.
“Известия” газетасы, “Россия” телеканалы һәм “Маяк” радиостанциясе тарафыннан да “Россиянең җиде могҗизасы” дигән проект игълан ителгән иде. Ватанга мәхәббәт һәм патриотлык хисләре тәрбияләүне, зур кыйммәткә ия булган тарихи биналарны саклауны һәм яңартуны максат итеп куйган әлеге проектның нәтиҗәләре быелның 12 июнендә “Россия” телеканалы аша игълан ителәчәк. Әлеге проект исемлегендә исә Татарстанның йөзек кашы булган тарихи объектлардан Сөембикә манарасы белән Кол Шәриф мәчете дә бар, дип белдерә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Казанның мондый төр акцияләрдә катнашуы — башкала һәм, гомумән, республика өчен иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия. Ул исә Татарстанның мәдәни мирасын популярлаштыруда зур мөмкинлекләр бирә, ә әлеге проектларда җиңү — Казанның туризм индустриясе үсешенә этәргеч булмый калмас.
“Всемирный следопыт” журналы версиясе буенча, Казанның тарихи объекты өчен, www.vsled.ru сайты аша тавыш бирергә һәм 1048 кыска номерына GOLOS+12 хәбәре-SMS юлларга мөмкин. Акция быелның июлендә тәмамлана.
“Россия” телеканалы версиясе аша республиканың тарихи объектлары өчен www.ruschudo.ru. сайты аша тавыш бирергә, шулай ук 4565 кыска номерына “23” хәбәре юлларга була. Әлеге акция быелның 12 июненә кадәр дәвам итә.


news_right_1
news_right_2
news_bot