news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең иң яхшы боксчылары Казанда Айрат Хаматов призы өчен ярыша

Турнир Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 25 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр дәвам итә.

(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 25 декабрьдә, Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә СССРның атказанган спорт мастеры, дөнья чемпионы Айрат Хаматов призына бокс буенча XVII Бөтенроссия ярышлары башланды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Турнирда Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән йөздән артык иң көчле боксчы катнаша. Ярыш 25 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Татарстан Бокс федерациясе бу турнир белән 2019 ел сезонын яба. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә «Бокс буенча Россия спорт мастеры» исеме биреләчәк. Татарстан данын 30 спортчы яклаячак.

Турнир ачылышында танылган спортчылар — дөнья чемпионы, күп тапкыр Европа һәм Россия чемпионы Альберт Селимов, дөнья чемпионы, илкүләм беренчелек чемпионы, Европа чемпионатында көмеш медаль иясе, Ирекле уеннар бронза призеры, атказанган спорт мастеры Айрат Хаматов һ.б. катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100