news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең иң яхшы 25 мәктәбенең икесе - Татарстаннан

2015–2016 елда югары нәтиҗәләр биргән 500 мәгариф оешмасының 21е - Татарстан мәктәпләре.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 2015–2016 елда югары нәтиҗәләр биргән 500 мәгариф оешмасының 21е - Татарстан мәктәпләре. Мәгариф оешмалары рейтингын Мәскәүнең өзлексез математика белеме бирү үзәге «Россия сегодня» агентлыгы ярдәмендә «Социаль навигатор» һәм РФ мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Учительская газета» мәгълүматларына нигезләнеп төзегән.

Рейтинг мәгълүматлары буенча? Россиянең 25 мәгариф оешмасына ике Татарстан мәктәбе дә кергән. Рейтингның 15 нче баскычында 26 нчы Чаллы шәһәре гимназиясе һәм 19нчы баскычта Казанның 131нче лицее тора. Шунысын да билгеләп үтик, Татарстаннан тәкъдим ителгән 21 мәгариф оешмасыннан рейтингта 12 Казан мәктәбе тора.

Яхшы мәктәпләр санына кергәннәрнең 21ендә төбәкнең барлык тугызынчы сыйныф укучыларының 6,11 проценты укыганлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot