Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең иң оста умартачысы Башкортстанда ачыкланачак
Уфада "Иң яхшы һөнәр остасы" беренче Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабы уза.
(Казан, 7 август, “Татар-информ”). Башкортстанда илнең иң оста умартачысын билгеләячәкләр. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Ул Уфада 15-17 августта узачак “Иң яхшы һөнәр остасы” беренче Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабында “Иң яхшы умартачы” номинациясендә ачыкланылачак.
Бәйгедә катнашу өчен Алтай крае, Мәскәү, Тула, Пенза, Омск, Киров, Кемерово, Чиләбе, Түбән Новгород, Калининград өлкәләре, Кырым, Дагыстан, Татарстан, Марий Эл, Пермь крае һәм Россиянең башка төбәкләреннән умартачылар җыелачак.
Иң яхшы умартачы Россия Федерациясе Хөкүмәт йортында танатаналы төстә бүләкләнәчәк. Төп приз – 300 мең сум акча. Икенче урынны яулаучы умартачы – 200 мең, өченче урынга лаек булучы 100 мең сум акчлата бүләк алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз