news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең иң өлкән кешесе, мөселман динендәге Аппаз Илиев сайлауда катнашты

Аппаз Илиевкә 122 яшь.

(Казан, 18 март, “Татар-информ”). Россиянең иң өлкән кешесе, мөселман динендәге 122 яшьлек Аппаз Илиев сайлауда катнашты. Бу хакта РИА “Новости” хәбәр итә.

"1 мартта 122 яшен тутырган Гули Джейрахск районы кешесе Аппаз Илиев Россия Президентын сайлауларда катнашты. Ул өйдә тавыш бирде, аның янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килде”, - дигән агентлык әңгәмәдәше.

Төбәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, Ингушетиядә 100 яшьтән узган 33 кешенең сайлауда катнашу мөмкинлеге булган. Республиканың сайлау исемлегендә 80 яшьтән узган өлкәннәрдән барлыгы 6446 кеше теркәлгән.

Ингушетиядә сайлаулар 137 сайлау участогында оештырылган. Республика сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, Мәскәү вакыты белән 12.00 сәгатькә сайлаучыларның 29,1 проценты тавыш биргән. 2012 елда бу вакытта сайлаучыларның 32,7проценты тавыш биргән булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100