news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең иң билгеле архитекторы Биектау районындагы XIX гасыр мәчетен торгызырга тели

Тиздән бу корылманың проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына дәүләт тикшерүенә җибәреләчәк.

(Казан, 3 март, , «Татар-информ», Оксана Романова). Илнең иң билгеле архитектор-реставрацияләүчесе, Дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов Биектау районының Айбаш авылындагы XIX гасырдан сакланган агач мәчетне торгызырга тели. Бу хакта “Татар-информ”га бирелгән эксклюзив интервьюсында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының шәһәр төзелеше кафедрасының өлкән укытучысы, Россия мәдәният министрлыгының тарихи-мәдәни тикшеренүләр буенча аттестацияле белгече, республиканың Иҗтимагый палата әгъзасы Фәридә Зәбирова хәбәр итте.

“Попов бу эшне ел ахырына, сентябрьгә кадәр эшләп чыгарга тели. Аның өчен бу эш – методик үрнәк тә. Чөнки моңарчы ул күп чиркәүләрне торгызган, ә эшләре арасында мәчетләр юк. Шуңа бу проект аңа кызыклы, мәчет объекты да бик ошый”, – дип аңлатты Фәридә Зәбирова.

Искәртеп үтәбез, хәзерге вакытта Александр Попов Свияжск шәһәрендәге Троицк чиркәвен төзәтү эшен алып бара.

Документлар буенча Биектау районының Айбаш авылындагы мәчет XIX йөзгә карый. Әмма архитекторлар алданрак төзелгән дип билгели.

Александр Попов 4 ассистенты белән мәчетне өйрәнә. Шуның нигезендә Татарстан Республикасының мәдәният министрылыгына реставрация проектын әзерли. Бу проектка тарихи-мәдәни экспертиза үткәрәчәкләр.

Мәчет манарасы бер якка авышкан. Сәбәбе – төп стенаның берсе элегрәк сүтелә. Совет чорында мәчет клуб булып тора.

Фәридә Зәбирова сүзләренчә, бу тарихи ядкәрьне төзекләндерү 5 миллион сумга төшәчәк.

Архитектура һәйкәле булган Айбаш авылы мәчетен реставрацияләүдә ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге реквизитлар буенча акча күчерә ала:


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ҮЗӘКЛӘШКӘН ДИНИ ОЕШМА - МӨСЕЛМАННАРНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ БИЕКТАУ РАЙОНЫ МӨХТӘСИБӘТЕНЕҢ ҖИРЛЕ МӨСЕЛМАН ДИНИ ОЕШМАСЫ - АЙБАШ АВЫЛЫ МӘХӘЛЛӘСЕ
ИНН 1616010061
ОГРН 1021600005360
КПП 161601001
ОКПО 54416 Юридик шәхес җитәкчесе
(Имам-Хатыйб)
Фахриев Фирдинант Гаязович
ИНН 161601544939 17.06.2010145 башлап гамәлдә
р/с 40817810462000937098
к/с 30101810600000000603 БИК 049205603
Юридик адрес: 422726, Татарстан Республикасы, Айбаш авылы, Биектау районы, Үзәк урам, 42.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100