news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең хоккей буенча ирләр җыелма командасы Олимпиадада финалга чыкты

Финалда Россиянең көндәше булачак команда Канада һәм Германия арасындагы ярымфинал уенында ачыкланачак.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Сергей Гаврилов). Россиянең хоккей буенча  ирләр җыелма командасы Олимпиадада ярымфинал матчында Чехия җыелма командасын 3:0 исәбе белән җиңеп, финалга чыкты.

Финалда Россиянең көндәше булачак команда Канада һәм Германия арасындагы ярымфинал уенында ачыкланачак. Бу уен бүген Мәскәү вакыты белән 15 сәгать 10 минутта башлана.

Финал матчы 25 февральдә 7 сәгать 10 минутта старт алачак. 

Искәртеп үтик, Канада командасы капкасын “Ак Барс” һөҗүмчесе Роб Клинкхаммер саклый.

Россия җыелма командасы Олимпиада финалында соңгы тапкыр 1998 елда Япониянең Нагано шәһәрендә чехларга оттырган иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100