news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Хезмәт министрлыгы эшләүче инвалидлар санын 2020 елга 50 процентка җиткерергә ниятли

Мәшгульлек хезмәтләре инвалидларга эшкә урнашырга ярдәм итәчәк, дип белдерә министр урынбасары Григорий Лекарев.

 (Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ) Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хезмәт яшендәге инвалидларның мәшгульлеген 2020 елга 30 проценттан 50 процентка кадәр арттыру өчен чаралар күрергә җыена. Беренче чиратта, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә эш урыннары квотасы системасын үзгәртү күздә тотыла. Бу хакта министр урынбасары Григорий Лекарев “Известия” газетасына интервьюда сөйләгән дип яза “ТАСС”.

Бүгенге көндә Россиядә хезмәт яшендәге 1 миллионга якын инвалид эшли (30 процент). “2020 елга кадәр хезмәт яшендәге инвалидларның кимендә яртысын эш белән тәэмин итәргә омтылырга кирәк. Бу юнәлештә беренче чиратта аларга эшкә урнашырга ярдәм итәргә кирәк. Инде тиешле закон проекты әзер, без аның буенча төбәкләр белән фикерләшә башладык”, - дигән министр урынбасары.

Министр урынбасары сүзләренчә, бу уңайдан бигрәк тә мәшгульлек хезмәтләре эшчәнлеген үзгәртергә туры киләчәк. Алар инвалидларга эш табып бирүдән тыш, аларга эш урынына урнашырга да ярдәм итәргә тиеш булачак. Шулай ук бүген физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә эш урыннарын квоталау системасын үзгәртәчәк закон проекты өстендә дә эш бара.
 
Министр урынбасары әгәр предприятие ниндидер сәбәпләр аркасында мондый квоталарны тәэмин итәргә теләмәсә, аның өчен акча түләргә тиеш булачак, дип тәкъдим итә. Ә ул акчалар инвалидларны эшкә алу квотасын арттырып үтәгән яки аеруча авыр төркемдәге инвалидларны эшкә кабул иткән предприятиеләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдереләчәк. “Әлбәттә, законнарга үзгәрешләр кертү таләп ителә. Әгәр безнең тәкъдимнәребез хупланса, бу - өстәмә чаралар исәбенә, инвалидларның мәшгульлеген үстерү мөмкинлеген бирәчәк”, - билгеләп үткән Григорий Лекарев.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100