news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең халык артисты Олег Анофриев вафат

"Бременские музыканты", "Сказка о попе и о работнике его Балде", "Как Львенок и Черепаха пели песню" мультфильмы геройлары аның тавышы белән сөйләшә.

(Казан, 28 март, “Татар-информ”). Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры, җырчы, җырлар авторы Олег Анофриев 87 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә RT.

Артистның үлеме турында телетапшырулар алып баручы Александр Олешко хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, актер озак авырудан соң вафат булган. 

Олег Анофриев "Алые паруса", "Кот в мешке", "Первый рейс", "Человек с бульвара Капуцинов" һәм "Нежданно-негаданно" фильмнары буенча таныш.

"Бременские музыканты", "Сказка о попе и о работнике его Балде", "Как Львенок и Черепаха пели песню", "Очень синяя борода" һәм "Где обедал воробей?" мультфильмы геройлары Олег Анофриев тавышы белән сөйләшә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100