news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең халык артисты Георгий Тараторкин вафат

Актер 73 яшьтә дөнья куйган.

(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Шимбә көнне Россиянең халык артисты Георгий Тараторкин озак авырудан соң, 73 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә Моссовет исемендәге театр. 

Тараторкин 1996 елда Ленинград дәүләт яшь тамашачы театры каршындагы драма студиясен тәмамлаган. 1966 елдан башлап, ул шунда хезмәт куйган, ә 1974 елда Моссовет исемендәге башкала театрына күчкән.

Ул Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегендә сәркатиб һәм “Алтын битлек” ассоциациясенең президенты вазифаларын башкарган.

Тараторкин 30дан артык фильмда төшкән. Алар арасында: "Преступление и наказание" (Родион Раскольников), “Дела сердечные", "Нам не дано предугадать", "Маленькие трагедии", "Чисто английское убийство", "Богач, бедняк" һ.б.

Актер Россия Федерациясе дәүләт премиясенә һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясенә лаек булган иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot