news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия хәрбиләре утырган сигез самолёт Казахстаннан кайтты

Шәхси составны һәм техниканы алып кайту өчен унбиш Ил-76 һәм өч Ан-124 самолеты җәлеп ителгән.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Иваново шәһәрендәге Төньяк аэродромына Россия хәрби хезмәткәрләре утырган сигез самолет төште. Алар Казахстанда Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасының (ОДКБ) тынычлык урнаштыру миссиясендә катнашты.

«Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасының Казахстаннан кайтучы Россия хәрбиләре утырган сигез самолет Төньяк (Иваново шәһәре) аэродромына төште», диелә Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Алданрак Төньяк аэродромына тынычлык урнаштыручылар утырган Россия Һава-космик көчләренең алты самолеты төште. Хәрби-транспорт авиациясенең тагын ике самолеты Мәскәү өлкәсендә Чкалов аэродромына төште. Шәхси составны һәм техниканы алып кайту өчен унбиш Ил-76 һәм өч Ан-124 самолеты җәлеп ителгән.

Соңгы борт кайткач, тантаналы чаралар планлаштырылган, диделәр ведомствода. Аннары тынычлык урнаштыручылар даими дислокация урынына китәчәк.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Казахстаннан тынычлык урнаштыручылар 13 гыйнварда чыгарыла башлый һәм ул 10 көн дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot