Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Россиянең хәрби тарихы: уйдырмалар, фактлар һәм хәтер” темасына фәнни-гамәли конференция була
Ул Татарстан башкаласындагы “Казан Кремле” музей-тыюлыгында һәм Алабугада үткәрелә
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). 21-23 ноябрь көннәрендә “Казан Кремле” музей-тыюлыгында “Россиянең хәрби тарихы: уйдырмалар, фактлар һәм хәтер” темасына “Бишенче Кремль укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Россия тарихы елы һәм Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы елы кысаларында оештырылган әлеге чара гаугалы заман һәм 1812 нче елгы сугыш чоры вакыйгалары буенча чыганакларны ачыклап, киң фәнни һәм гомуммәдәни әйләнешкә кертеп җибәрүне максат итә. Оештыручылардан алынган белешмә буенча, аеруча Казан губерниясенә һәм аның йөрәге булган Казан Кремленең хәрби тарихына игътибар бирү күздә тотыла. Чөнки Казан губерниясе Россиянең Наполеон гаскәрләрен җиңелергә мәҗбүр итүдә үзеннән зур өлеш керткән. Хатын-кызлардан офицер дәрәҗәсенә беренче булып ирешкән Надежда Дурова исеме бөтен дөньяга таралган. Шуңа күрә, конференциянең 22 ноябрь чаралары Н.Дурованың әдәби ватанына әйләнгән Алабугада уздырыла һәм түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә әлеге шәхес турында да сүз була.
Моннан тыш, 1812 елгы Ватан сугышының архивлар һәм китапханәләр фондларында, күргәзмә проектларында, музей экспозицияләрендә яктыртылышы, корал, геральдика, сәнгать әйберләрендә чагылышы һ.б. мәсьәләләр кузгатылачак.
Боларның барысын да күздә тотып, конференциягә культурологик һәм хәрби-тарихи проблематика, Россия тарихындагы бөек вакыйгаларда катнашучылар һәм аларның замандашлары биографиясе белән шөгныльләнүче белгечләр, югары уку йортлары укытучылары, китапханәдәр һәм архивлар хезмәткәрләре чакырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз