news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Гандбол федерациясе президенты Татарстанның спорт объектлары белән танышты

Россиянең Гандбол федерациясе президенты Казандагы спорт объектлары эшчәнлеге белән якыннан танышты.

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең Гандбол федерациясе президенты Сергей Шишкарев белән очрашты. Бу очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында үтте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Сергей Шишкарев белән очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Сүз республикада гандбол спорт төрен үстерү һәм спортка кагылышлы башка мәсьәләләр турында да сөйләште.

Казанга килгәч, Сергей Шишкарев "Санкт-Петербург" Волейбол үзәген, Бокс һәм өстәл теннисы үзәген, "Баскет-холл"ны, "Татнефть-Арена" Спорт сараен һәм башка спорт объектлары эшчәнлеге белән танышкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100