news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне сентябрь аенда әбиләр чуагы көтә

Җылы һава торышының кайсы көннәргә туры киләчәген синоптиклар әлегә әйтә алмый.

Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне сентябрь аенда әбиләр чуагы көтә
Эльвира Мубаракшина

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрне сентябрь аенда әбиләр чуагы көтә. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Аның нинди булачагын әйтүе кыен, әмма әбиләр чуагы киләчәк», - диде белгеч. Шул ук вакытта, ул синоптикларның төгәлрәк фаразны август ахырында гына әйтә алачагын искәртте.

Моннан тыш, Вильфанд, кагыйдә буларак, яңгырлардан соң килгән коры көннәрнең әбиләр чуагы дип аталуына игътибар юнәлтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot