news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Ерак авиация командующие Җиңүгә зур өлеш керткән татар халкын искә алды

Татарстанның 200 меңнән артык кешесе Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнде, ди генерал-лейтенант Сергей Кобылаш.

Россиянең Ерак авиация командующие Җиңүгә зур өлеш керткән татар халкын искә алды
рәсми чыганак

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Россия Герое, Россия Оборона министрлыгының Ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш Бөек Җиңүнең 75 еллыгы белән котлап чыгыш ясады. Ул Бөек Ватан сугышында Татарстан кешеләренең каһарманлыгы турында сөйләде.

«Без татар халкының фашистлар Германиясен юк итүгә керткән зур өлеше турында беләбез, Казан губернасының Әлбәдән авылында туган Советлар Союзы Герое майор Гавриловны хәтерлибез. 1941 елда майор Гаврилов җитәкләгән сугышчылар Брест крепостендә немец дивизиясен бер ай тоткарлап торган», — ди Сергей Кобылаш.

Генерал-лейтенант ТАССРның Югары Советы Президиумы исемендәге 86нчы дивизияне, ТАССРның Югары Советы исемендәге 202нче дивизияне, Казан авиация заводын, Казанның 169нчы заводын, Казан дары заводын, Казандагы госпитальләрне да атады.

«ТАССРдан фронтка барлыгы 700 меңнән артык кеше киткән — яртысы кайтмаган. 200 меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде: 48 кеше — Дан ордены кавалеры, 161 кеше — Советлар Союзы герое», — диде генерал-лейтенант.

Сергей Кобылаш Советлар Союзы маршалы, ике тапкыр Советлар Союзы герое Радион Малиновскийның сүзләрен искә төшерде. «Мин, солдат буларак, фронтта татар сугышчыларын һәм башлыкларын күп күрдем, һәм аларның ныклыгына, тимердәй ихтыярына сокландым», — дигән маршал Радион Малиновский. 

«Совет солдатларының милләте нинди булуга карамастан, бүген без аларның батырлыклары алдында баш иябез», — ди үзенең котлау сүзендә Сергей Кобылаш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100