news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең 15 лауреаты арасына Татарстан укытучысы керде

Мария Голованова Казанның 122 нче гимназиясендә инглиз теле укытучысы булып эшли.

«Россиянең ел укытучысы» бәйгесенең 15 лауреаты арасына Татарстан укытучысы керде
Гөлнар Гарифуллина

(Ростов-на-Дону, 29 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Россиянең ел укытучысы-2021» бәйгесенең 15 лауреаты исеме билгеле. Лауреатлар арасында Казанның 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Мария Голованова бар.

Аларны Ростов-на-Дону шәһәренең 11 нче лицеенда узган тантаналы чарада игълан иттеләр. 83 укытучы арасында 15 мөгаллим «илнең иң яхшы унбиш укытучысы» исемлегенә эләгеп, җиңү өчен көрәшне дәвам итәчәк. 

Бәйгенең алдагы сынауларын түбәндәгеләр үтәчәк:

  • Мария Голованова, Татарстанның Казан шәһәре Ж. Зайцева исемендәге 122 нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы;
  • Артём Барат, Капцовлар исемендәге 1520 нче мәктәпнең физика укытучысы (Мәскәү);
  • Екатерина Власова, Иркутск өлкәсенең Шелехов районы 14 нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;
  • Раджана Дымбрылова, Улан-Удэ шәһәре 3 нче лингвистик гимназиясенең инглиз теле укытучысы (Бурятия Республикасы);
  • Анастасия Ильина, Әстерхан өлкәсе Кызыл Яр авылының 1 нче урта гомум белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы; 
  • Екатерина Костылева, Төмән шәһәре 16 нчы гимназиясенең физика укытучысы (Төмән өлкәсе);
  • Элен Кочарян, Ростова-на-Дону шәһәре М. Сперанский исемендәге 9 нчы юридик гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы (Ростов өлкәсе);
  • Карина Кушхова, инглиз теле укытучысы (Кабардин-Балкар Республикасы);
  • Хава Макаева, Грозный шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучысы (Чечня Республикасы);
  • Дмитрий Морозов, Хабаровск шәһәренең тарих укытучысы;
  • Полина Пятакова, Краснодар шәһәре Дмитрий Жалиев исемендәге 3 нче гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Алексей Соколов, Ульяновск шәһәре 101 нче лицееның биология укытучысы;
  • Мария Тимченко, Ленинград өлкәсе Агалатов авылының информатика һәм математика укытучысы; 
  • Анастасия Шрамко, Ставрополь шәһәренең рус теле һәм әдәбияты укытучысы;
  • Елена Щукина Елена Владимировна, Пермь шәһәренең химия укытучысы.

Сынаулардан соң, шушы 15 укытучы арасыннан биш кеше сайлап алыначак. Биш укытучы «Ел укытучысына сорау» матбугат конференциясендә осталагын күрсәтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100