news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләр гыйнварда өч атна гына эшләячәк

Россиялеләр гыйнварда өч атна гына эшләячәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Гыйнварда россиялеләр нибары өч атна эшләячәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Татьяна Подольскаяга сылтама белән хәбәр итә.

Озакка сузылган Яңа ел каникулларыннан соң беренче эш атнасы дүшәмбе, 12 гыйнварда башлана. Нәтиҗәдә, ай дәвамында эш атнасы өч кенә булачак.

Шул рәвешле, гыйнварда 31 календарь көннең бары тик 15е генә эш көне була.

Шул ук вакытта, «Работа.ру» сервисы тикшеренүләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 36 проценты Яңа ел бәйрәмнәре чорында эшләргә планлаштырган. Аларның 16 проценты - төп эш урынына чыгарга, 13 проценты – төп мәшгульлекне өстәмә эш белән бергә алып барырга, ә тагын 7 проценты бары тик өстәмә эш белән генә шөгыльләнергә җыенган.

news_right_1
news_right_2
news_bot