Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең баш трансплантологы: Татарстанда трансплантология юнәлешендә тенденция уңай
Ул республикада бигрәк тә бөер, бавыр күчереп утырту очраклары артканын искәртте.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Соңгы елларда Татарстанда трансплантологиянең төрле юнәлешләре буенча уңай тенденция күзәтелә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье журналистларга шул хакта әйтте. Ул республикада бигрәк тә бөер, бавыр күчереп утырту очраклары артканын искәртте.
«Бөер күчереп утырту зур темп белән үсеш алырга тиеш. Диализга караганда ул отышлырак, диализ ул чыгымлы, бөер күчереп утырту акчага экономия дә, пациент өчен дә башка тормыш. Татарстанда бу мәсьәләгә дөрес караш яши. Республика хастаханәсе табиблары күп кенә методикаларны үзләштергән», — дип бәяләде.
Готье Россиядә органнар күчереп утырту операцияләре коронавируска кадәр булган күрсәткечкә чыкканын әйтте. «Әлбәттә, коронавирус пандемиясе Россиядә генә түгел, дөньяда трансплантологияне катлауландырды», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз