Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең баш наркологы Яңа ел төнендә хәмерне артыграк кулланучыларга киңәшен җиткергән
Евгений Брюн россиялеләргә ничек итеп аз эчәргә һәм баш төзәтмәскә кирәклеген өйрәткән.
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы баш белгече – нарколог Евгений Брюн Яңа ел төнендә ничек итеп алкогольне азрак кулланырга һәм икенче көнне иртән баш төзәтмәскә кирәклеген җиткергән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
"Бик гади киңәшләр: мөмкин кадәр азрак кулланырга. Төнлә организм йоклый һәм төнлә, кичке 9-10нан башлап, кабул ителгән теләсә-нинди алкоголь тулаем эшкәртелеп бетми", - дигән Брюн пәнҗешәмбе көнне матбугат конференциясендә.
"Кагыйдә буларак, ул көн уртасына кадәр организмда булачак. Барысын да истә тотарга кирәк: мин аңлы рәвештә нерв агуы белән агуландым, һәм, мөгаен, активлыкны киметеп, постельдә калырга тиешмен", - дип билгеләп үткән табиб.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, похмель синдромыннан иртән бернинди дәвалау чаралары да ярдәм итми.
"Иң мөһиме: кичә яки төнлә салынган алкоголь янына яңасын кушмаска",- дип билгеләп үткән Брюн.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз