news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең баш балалар онкологы: Рак авырулары нәселдән күчми

Россиядә ел саны 3500 балада онкология авырулары ачыклана

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Рак авырулары, кагыйдә буларак, кинәт килеп чыга һәм нәселдән күчә алмый, дип сөйләде Уфада узган матбугат конференциясендә Россия Сәламәтлек саклау министрлыының баш балалар онкологы Владимир Поляков.

"Онкологиядә генетик яктан бәйләнгән авыруларның берничә төре генә бар, мәсәлән, ретинобластома (күзнең челтәр катлавындагы яман шеш) яки калкансыман биз рагының медулляр формасы", - дип аңлатты Владимир Поялков. 

Аның сүзләренчә, ел саны 3500 балада онкология авырулары ачыклана. Әле 20 еллар элек уңышлы дәвалау 20 процент очракта гына булса, хәзер исә, диагноз 1-2 стадияләрдә куелса, заманча технологияләр 80 процент баланың гомерен саклап калырга ярдәм итә. 

"Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан авыруларны дәваларга финанс чыгымнарының кайбер өлешен каплау өчен җитәрлек күләмдә ташаламалар каралган, – ди Владимир Поляков. – Онкология белән авыручы бер балага уртача квота 130 мең сумны тәшкил итә. Ләкин күп очракта без ул бәягә сыешмыйбыз, чөнки чир катлаулы һәм комплекслы якын килүне, кыйммәтле дәвалауны таләп итә. Шуңа күрә башка  чыганаклар – хәйрия фондлары һәм иганәчеләр җәлеп ителә. Шуның белән без дәүләт биреп бетермәгәнне компенсациялибез. Ләкин бер генә бала да ярдәмсез калмый. Һәрвакыт, бар кешегә дә онкологик ярдәм тулы күләмдә күрсәтелә". 

Күп кешеләр нигә чит илгә дәваланырга китә дигән сорауга, Владимир Поляков, бу андагы шартлар белән бәйле дип җавап бирде.

"Ләкин авыруларның кайбер категриясен без үзебез, федераль үзәк юлламасы белән чит ил клиникаларына җибәрәбез", – дип белдерде Владимир Поляков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100