news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең барлык төбәкләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартлары тикшереләчәк

“9 майга кадәр бер генә ветеран да игътибарсыз калмаячак”, - дип вәгъдә итте РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис

  (Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). 2014 ел ахырыннан бирле торак күзәтчелегенең төбәк органнары инспекторлары Россиянең барлык 85 субъектында да Бөек Ватан сугышы ветераннарының яшәү шартларын тикшерә башладылар. Федераль хакимият вәкилләре Җиңү көненә кадәр ветераннар яши торган барлык күп фатирлы йортларда яшәү шартларын тикшереп чыгачак, дип яза «Известия».

РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис сөйләвенчә, министрлыкның инициативасы урынлы, чөнки сугышта катнашучыларның кайберләре су һәм канализация булмаган йортларда яши. Җәмәгать палатасы вәкилләре андый очракларны Волгоградта теркәгән. Шулай итеп, Җәмәгать палатасы әгъзалары Волгоград өлкәсе губернаторы Андрей Бочаровны ветераннар хәлен шәхси контрольга алуны сорады. Өлкә хакимиятендә РФ Җәмәгать палатасы мөрәҗәгате каралачак һәм адреслы ярдәм күрсәтеләчәк, дип вәгъдә иттеләр.

“9 майга кадәр бер генә ветеран да игътибарсыз калмаячак”, - дип вәгъдә итте РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot