news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Р.Гайнетдин сайланды

Татарстан мөфтие Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең V съездында катнашты

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы V съезды узды. Анда Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 120 делегат катнашты.
Съездда Татарстан мөфтие, ТР мөселманнарның Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхаков катнашты. Ул чыгышында Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең 15 ел дәвамында актив эшләвен билгеләп үтте. “Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең дәүләт структуралары белән уңышлы диалогы, халыкара элемтәләрне җайга салуында Равил хәзрәт һәм аның командасының өлеше зур”, - диде ул.
Госман хәзрәт Исхаков үз чыгышында бүгенге көндә Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте абруйлы орган булып тора, дип ассызыклады, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Съезд кысаларында Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәисен, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Президиумын, Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең ревизия комиссиясен сайлаулар булды. Россиянең Ауропа өлеше мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәисе итеп бер тавыштан 5 елга Равил Гайнетдин сайланды, дип хәбәр ителә Россия мөфтиләре шурасының рәсми сайтында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100