news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең атказанган артисты Александр Шаврин вафат

Александр Шавринга 57 яшь булган.

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). 30 декабрьдә Россиянең атказанган артисты Александр Шаврин вафат булды, дип җиткерә РИА “Новости”, Маяковский исемендәге театрга сылтама белән. Актер анда 80 нче еллар башыннан эшләп килгән.

Актер озак вакыт авырган, аңарга элегрәк онкология авыруы диагнозы куелган. Александр Шавринга 57 яшь булган. Ул "Водитель для Веры", "Бедная Настя", "Простые истины" фильмнары аша таныш.

Актер белән хушлашу 2 гыйнварда, Маяковский театрында була, диелгән хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot