news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең АКШтагы илчелеге куркынычсызлык чараларын көчәйткән

Төгәл куркыныч янау турында сүз бармый һәм бу кисәтү адымы дип билгеләп үткәннәр Россия дипмиссиясендә.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең АКШтагы илчелеге экстремистлар һөҗүме мөмкинлеге аркасында куркынычсызлык чараларын көчәйткән. Төгәл куркыныч янау турында сүз бармый һәм бу кисәтү адымы дип билгеләп үткәннәр Россия дипмиссиясендә. Бу хакта "ТАСС" яза.

Илчелектә шулай ук ватандашларга мкешеләр күп җыела торган чараларга барудан тыелып торырга һәм игътибарлы булырга киңәш иткәннәр.

Искәртеп үтик: 29 сентябрьдә Россия Тышкы эшләр министрлыгы чит илдәге россиялеләргә 30 сентябрьдә "Бөтендөнья ачу чыгару һәм каршы килү көнен"дә Алеппо шәһәре тирәсендә Сирия Хөкүмәте гаскәрләренә каршы операцияләргә каршылыклар планлаштыру аркасында сак булырга өндәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot