Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең аграр министры Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе белән таныша
Россиянең аграр министры Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүе белән таныша
(Казан, 11 май, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген эш сәфәре белән Татарстанга Россия авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев килде.
“Казан” халыкара аэропортында аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, вице-премьер - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башка җитәкчеләр каршы алды.
Россия авыл хуҗалыгы министрының республикага сәфәренең максаты – Татарстанның Тукай районындагы “Кама Беконы” һәм Чаллыдагы “Чаллы-Бройлер” авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү предприятиеләре белән танышу. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, өстенлекле илкүләм проектлар буенча без Россия тарафыннан азмы-күпме ярдәмне тоеп яшибез. “Кама Беконы”нда дуңгыз ите җитештерү буенча 1,5 миллиард сум күләмендәге проект гамәлгә ашырыла. Ул елына 28 мең тонна ит җитештерергә һәм ел саен 25 мең нәселле дуңгыз үрчетергә сәләтле.
“Чаллы-Бройлер” кошчылык фабрикасында соңгы елларда тавык ите җитештерү дүрт тапкыр арттырылды. Анда инвестор – “Агросила-Татэнерго” берләшмәсе эшли. Ул бу предприятиегә 4 миллиард сум күләмендә капитал керткән. Кошчылык фабрикалары хәзер заманча өр яңа җиһазлар белән эшли. “Чаллы-Бройлеры”нда гамәлгә ашырыла торган проект буенча елына 67 мең тонна тавык ите җитештерү күздә тотыла.
Министр Алексей Гордеев бүген шушы проектны гамәлгә ашыруның барышы һәм һәр сәгатькә 9 мең баш тавыкны эшкәртергә сәләтле цех эшчәнлеге белән танышачак. Алексей Гордеев ассызыклаганча, Татарстан Россиядә иң эре аграр төбәкләрдән санала. Ул сөт җитештерү буенча икенче, ашлык үстереп сатуда өченче, ит әзерләүдә дүртенче һәм перспективалы энергетик культура – рапс җитештерүдә беренче урынны алып тора.
Өстенлекле илкүләм проектны гамәлгә ашыруга килгәндә, республика Россия төбәкләренең иң яхшы беренче бишлегенә керә. Узган елны гына да Татарстанда ит, сөт җитештерү күрсәткечләре бермә-бер үсте. Татарстан аграр тармагының шундый темпта үсеш алуы, нәтиҗәле эшләве Россия күрсәткечләрендә дә уңай чагылыш таба, ди Алексей Гордеев. Аграр министр быелгы уңыш алу фаразларына да тукталып узды. Аның фикеренчә, агымдагы елда илдә 60-70 миллион тонна икмәк җыелырга мөмкин. Бер үк вакытта, министр һава торышына тукталып, Себер һәм Урал төбәкләрендәге җәйнең артык коры килергә мөмкинлеген дә искәртә. Бу исә икмәкнең күләмендә тискәре чагылыш табарга мөмкин. “Хәзер исә төп бурыч - язгы чәчү чорында эштә барлык срокларны, таләпләрне, технологияләрне дә бик төгәл үтәү ”, - ди Алексей Гордеев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз