news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең 3,6 меңнән артык укучысы математикадан Бердәм дәүләт имтиханын профиль дәрәҗәсендә вакытыннан алдан тапшыра

Имтихан Россия Федерациясенең 75 субъектында, шул исәптән Севастопольда да, уздырыла

  (Казан, 26 март, «Татар-информ»). Бүген Россиядә математика буенча вакытыннан алдан Бердәм дәүләт имтиханы профиль дәрәҗәсендә кабул ителә, анда 3,6 меңнән артык кеше катнашырга ниятли, дип хәбәр таратты «Новости» РМА.

Математика - имтихан мәҗбүри тапшырылырга тиешле предметларның берсе. Аны Россия мәктәбен тәмамлау турындагы аттестат алу өчен чыгарылыш сыйныф укучылары тапшырырга тиеш. 2015 елдан башлап математика буенча БДИ ике дәрәҗәгә бүленде. База дәрәҗәсендәге имтиханда тормыш өчен кирәкле математика буенча белем тикшерелә, аны вузга укырга керергә планлаштырмаган яки математика укырга керү сынауларында булмаган белгечлек буенча укырга керүчеләр тапшыра. Математика буенча профиль дәрәҗәсендәге имтихан 2014 елгы БДИ катлаулыгында, аны вузга кергәндә математика тапшырырга кирәк булучылар бирергә тиеш.

Математика буенча профиль дәрәҗәсендәге имтихан быел вакытыннан алдан тапшырыла торган БДИ арасында икенче була. Имтихан эше кыска һәм җентекләп бирелгән җаваплы биремнәр кергән ике өлештән тора. Имтиханда канәгатьләнерлек нәтиҗәгә ирешү өчен мөмкин булган 100 баллның кимендә 27 сен җыярга кирәк.
Имтихан Россия Федерациясенең 75 субъектында, шул исәптән Севастопольда да, уздырыла.

Россиядә БДИ ның алдан тапшыру чоры быелның 23 мартыннан 18 апреленә кадәр дәвам итә. 20 апрельдән 7 майга кадәр барлык предметлар буенча имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр каралган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100