news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 23 субъектында грипп эпидемиясе ихтималы турында кисәттеләр

Гриппка каршы прививка ясатучылар арасында авыручылар юк.

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анна Попова хәбәр иткәнчә, Россиянең 23 субъектында грипп белән авыручылар саны чирләү буенча чикне узган.

"Без быел прививкалар ясау буенча рекорд куйдык, беркайчан да бу кадәр булганы юк иде. Шуңа күрә бездә авыручылар саны бик түбән. Әмма 23 субъектта грипп белән авыручылар саны чирләү буенча чикне узган, ягъни анда эпидемия вазгыяте бар", - диде Попова НТВ эфирында "Атна йомгаклары" программасына биргән интервьюсында.

Гриппка каршы прививка ясатучылар арасында авыручылар булмавы турында да әйтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot