news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең 17 төбәгендә грипп белән авыручылар саны арткан

Тикшерү узган авыручыларның 60 процентында В гриппы ачыкланган.

(Казан, 7 март, "Татар-информ"). Россиянең 17 регионында грипп һәм кискен тын юлы авыруы белән чирләүчеләр саны арткан. Аларда авыру эпидемия чиген узып киткән. Тикшерү узган авыручыларның 60 процент өлешенә В гриппы белән чирләүчеләр керә. Бу хакта  Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Анна Попова сүзләренә караганда, төбәкләрдә авыру эпидемия чиген 10-23 процентка узган. Россиянең 11 төбәгендә 2 яшькә кадәрге, 3-6 яшьтәге балалар һәм мәктәп яшендәгеләр арасында күрсәткечләрнең югары булуы да әйтелә.

Авыру тотрыклы рәвештә чигенә барса да, илнең 379 мәктәбе һәм 149 балалар бакчасы әле дә карантинга ябылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot