Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиянең 10 төбәгендә бер атнада коронавирус белән авыручылар саны кимеде
Попова сүзләренчә, «көн саен теркәлә торган авырулар саны шактый югары» һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш күзәтелә.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дарья Сәйфиева). Россиянең 10 төбәгендә коронавирус белән авыручылар кимегән.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр иткәнчә, узган атнада Covid-19 таралу темпының акрынаюы бары тик Россия башкаласында гына теркәлгән.
«Шулай ук билгеләп үтәсем килә, узган атнада авыручылар кимегән субъектлар саны артты. Исегезгә төшерәм, алдагы атнада бу Россиянең нибары 1 субъекты — Мәскәү шәһәре булса, узган атнада бу инде 10 субъект», — дип хәбәр итте ул Хөкүмәт каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча координация советы президиумы утырышында.
Әмма, Попова сүзләренчә, көн саен теркәлә торган авырулар саны шактый югары һәм сәламәтлек саклау системасына йөкләнеш күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз