news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Россиянең 10 иң яхшы газетасы” конкурсында “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” уңышка иреште

Дәрәҗәле бәйгедә бөтен Россиядән 150гә якын басма катнашты.

(Алабуга, 17 сентябрь, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). “Россиянең 10 иң яхшы газетасы” конкурсында “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры” газеталары уңышка иреште. Дәрәҗәле бәйгедә бөтен Россиядән 150гә якын басма катнашты, дип яза җирле басма.

Россия журналистлар союзы, Бәйсез төбәк нәшриятчылары альянсы һәм “Журналистика и медиарынок” журналы тарафыннан бу конкурс өченче ел рәттән үткәрелә. Бөтен Россиядән катнашкан йөз иллегә якын басма арасында “Алабуга нуры һәм “Новая Кама” газеталары – дипломантлар исемлегендә.

Әйтергә кирәк, безнең газеталар әлеге конкурста беренче тапкыр катнашты һәм тәүгесеннән үк дипломантлар исемлегенә керде. Алабуга газеталарын мөмкинлеге чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча мөһим җәмәгать чараларын тормышка ашыруда билгеләп үттеләр. Шунысы да бар, безнең газеталар – Татарстаннан катнашучы бердәнбер басма.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100