Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
80 яшьтән узган россиялеләрнең пенсиясе март аеннан 9,5 мең сумга арта
Мартта 80 яше тулган россиялеләрнең пенсиясе 9,5 мең сумга арта. Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе эксперты Марина Солодовникова РИА Новости агентлыгына шулай дип белдерде.
Аның сүзләренчә, өстәмә түләү теркәлгән түләү күләмен — 9 584,69 сум тәшкил итәчәк. Шундый ук өстәмә, ничә яшьтә булуларына карамастан, I төркем инвалидлар өчен дә каралган.
Эксперт ачыклык керткәнчә, эшләүче пенсионерларны эштән җибәргәннән соң аларга каралган түләүләрне хезмәт эшчәнлеге вакытында үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып яңадан санаячаклар, бу исә пенсия артуга китерәчәк.
Моннан тыш, 2026 елның 1 апреленнән, алдан планлаштырылганча, социаль пенсияләрне индексацияләү үткәрелә, дип өстәде Солодовникова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз