news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкына дача участогына газны ничек бушлай үткәрергә икәнен аңлаттылар

Россия халкына дача участогына газны ничек бушлай үткәрергә икәнен аңлаттылар
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Дача участогында газны бушлай тоташтыру өчен берничә мәҗбүри шартны үтәргә кирәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасының энергетика комитеты рәисенең беренче урынбасары Валерий Селезнев хәбәр итте.

Депутат Россиядә социаль газлаштыру программасы гамәлдә булуын искәртте, аның буенча газүткәргеч участок чигенә кадәр бушлай үткәрелә. Аның сүзләренчә, гражданнарга урам буенча торба сузу, тоташтыру һәм тышкы газүткәргеч проекты өчен түләргә кирәкми, әмма казан, плитә, счетчик сатып алу чыгымнарын милекчеләр үзләре күтәрә.

«Программада катнашу өчен дүрт мәҗбүри шартны үтәргә кирәк. Беренчедән, сезнең бакчачылык ширкәте яки участок газлаштырылган торак пункт чикләрендә булырга тиеш. Икенчедән, участок Росреестрда теркәлергә тиеш, ягъни кулыгызда Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан бирелгән документ булуы шарт. Өченчедән, йортның бакча өе кебек түгел, ә нәкъ менә торак йорт кебек рәсмиләштерелүе зарур. Дүртенчедән, заявка милекче тарафыннан яки бакчачылык ширкәтенең гомуми җыелышы карары белән бирелә», - дип билгеләп үтте Селезнев.

Парламентарий ачыклык керткәнчә, иң киң таралган проблемаларның берсе - төзелеш статусы. Әгәр документларда объект бакча йорты буларак күрсәтелгән икән, аны газга тоташтырып булмаячак - башта аны җирле хакимият аша торак фондына күчерергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot