news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләргә башка төбәктә теркәлмичә яшәгән өчен штрафлар турында искәрттеләр

Россиядә башка төбәктә теркәлмичә өч айдан артык яшәүче гражданнарга административ штраф яный. Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов шул хакта хәбәр итте.

Аның искәртүенчә, теркәлү даими – яшәү урыны буенча (паспортта штамп рәвешендә), һәм гражданин үз төбәгеннән читтә 90 көннән артык яшәсә, вакытлыча - тору урыны буенча була.

«Әгәр кеше вакытлыча теркәлмәсә, закон бозучыга Административ хокук бозулар кодексының 19.15.2 маддәсе буенча административ штраф яный: Мәскәү һәм Санкт-Петербургта - 5 мең, Россиянең башка төбәкләрендә 3 мең сумга кадәр», – дип аңлатты Колунов ТАСС агентлыгына биргән интервьюсында.

Физик затлар өчен штрафның күләме 5 мең сум тәшкил итәргә, ә юридик затлар өчен 800 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Шул ук вакытта, якын туганнарында вакытлыча яшәүче гражданнар җәзадан азат ителә. Аларга әлеге төбәктә теркәлгән ир белән хатын, ата-аналар, әби-бабайлар, балалар һәм оныклар керә. «Биредә иң мөһиме – туганлык фактын раслау», – дип искәртте парламентарий.

news_right_1
news_right_2
news_bot