news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең яртысы дүрт көнлек эш атнасына күчү идеясен хуплый

Россиядә һәр икенче кеше 4 көнлек эш атнасына күчү турында хыяллана. Еш кына бу идеяне 34 яшькә кадәрге хезмәткәрләр хуплый. SuperJob сервисы шул хакта хәбәр итә.

Бу яшь категориясендә сораштыруда катнашучыларның 65 проценты уңай җавап биргән. Алар эш бурычларын кыскартылган атнада да үти алачакларына ышана.

Төрле яшьтәге респондентларның 30 проценты каршы чыга. Алар фикеренчә, эш көннәренең кыскаруы аларның хезмәт хакларында чагылыш табачак, шулай ук эш күләмен җитди арттырачак. Иң күбе 45 яшьтән өлкәнрәк россиялеләр дүрт көнлек эш атнасына күчүне хупламый.

«4 көнлек эш атнасын керткән очракта россиялеләрнең 26 проценты бушаган көнне гаиләгә һәм балаларга , 22 проценты ялга, 16 проценты өстәмә эшкә тотачак. Россиялеләрнең 13 проценты буш көнне өй эшләре, 11 проценты үзлегеннән белем алу белән белән шөгыльләнергә җыена. Россия кешеләрнең 9 проценты тагын бер ял көнен шәхси эшләренә сарыф итәргә уйлый. Россиялеләрнең 8 проценты ял көнен актив ял итүгә, хоббига, спортка яки йөреп кайтуга багышлаячак»», - дип хәбәр итә аналитиклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100