Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләрнең тупланма пенсияләре 1 августтан 17,3 процентка индексацияләнәчәк
Россиялеләрнең тупланма пенсияләре 1 августтан 17,3 процентка индексацияләнәчәк. Яңадан исәпләү якынча 136 мең кешегә кагылачак. Бу хакта Россия Социаль фонды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «ТАСС».
Ведомствода аңлатуларынча, арттыру күләме узган ел өчен пенсия тупланмаларын инвестицияләү нәтиҗәләреннән чыгып билгеләнгән. Керем күләме инфляция дәрәҗәсеннән өч тапкырга югарырак булып чыккан, ул 5,6 процент тәшкил иткән. Социаль фондта яңадан исәпләү автомат рәвештә, гариза бирмичә генә башкарылачак һәм тупланма пенсия алучыларга кагылачак, дип ачыклык кертәләр.
Арту шулай ук пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан уртак финанслау программасында катнашучыларга да кагылачак. Сүз айлык түләүләр турында бара, алар гражданин үзе алдан сайлаган срокка билгеләнә.
Моннан тыш, мондый түләүләрне пенсия формалаштыруга ана капиталын юнәлткән гражданнар, шулай ук финанслашу программасыннан тыш үз теләкләре белән тупланмаларны формалаштырган кешеләр ала.
Яңадан исәпләүгә юнәлдерелгән акчаларның гомуми күләме 8,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Социаль фондта хәзер тупланма пенсиянең уртача күләме аена якынча 1,6 мең сум тәшкил итә, ә вакытлы пенсия түләүләре – аена 3 мең сум тирәсе, дип өстәделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз