news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрнең чит илдә ялы 14 көннән дә артык дәвам итми

Россиялеләрнең чит илләрдәге ялының уртача озынлыгы ике атнадан артмый. Кайсы юнәлештә сәяхәткә баруларына карап, ял 3 төннән 10 көнгә һәм 9 төнгә кадәр дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ»га Туроператорлар ассоциациясенең халыкара туризм буенча вице-президенты Артур Мурадян хәбәр иткән.

«Ялның озынлыгы сәяхәт итүнең юнәлешенә бәйле. Көньяк-Көнчыгыш Азияне алсак, тур уртача 10 көн 9 төн дәвам итә. Якын Көнчыгыш булса, сәяхәтнең уртача озынлыгы 6-7 төн тәшкил итә. Әгәр сүз Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре турында бара икән, россиялеләр анда 3-4 төнгә бара. Әмма бөтен очракта да россиялеләрнең ялы ике атнадан да артык дәвам итми», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Элегрәк Мурадян 2025 елда Мисырга турлар 10-15 процентка арзанайган, дип хәбәр иткән иде. Бәяләр кимү күбесенчә илгә баручылар арту белән бәйле. Әйтик, бүгенге көндә бу илдә ял итү бәясе 120-140 меңнән башлана һәм 180 мең сумга кадәр җитә. Сүз ике кешегә җиде көнлек юллама бәясе турында бара.

Төркиядә ял рубль курсы аркасында 5-10 процентка кыйммәтләнгән. Әмма бу куркыныч күрсәткеч түгел. Мурадян мәгълүматларына караганда, Төркиядә ике кешегә җиде көнгә ял итәргә баруның уртача бәясе 160-240 мең сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot