news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрнең бер өлешенә 2023 ел өчен яңа салым түләргә туры киләчәк

2023 елда барлык банк хисаплары буенча керемнәре 130 мең сумнан арткан россиялеләр әлеге салымны түләргә тиеш. Бу хакта «Югары икътисад мәктәбе» милли тикшеренү университеты хокук факультеты деканы Вадим Виноградовка сылтама белән «Прайм» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, кертемнәргә салым барлык банклар буенча исәпләнә. Салым салынмый торган сумма елның максималь төп ставкасына бәйле — аны 1 млн сумга тапкырлыйлар.

«Хәзерге вакытта максималь ставка 13 процент тәшкил итә, димәк, гомуми керемнән 130 мең сумны алып ташларга кирәк, – дип аңлата Виноградов исәпләү механизмын. — Әгәр кертемченең еллык кереме барлык банк хисаплары буенча шул суммадан түбән булса, быел өчен салым түләргә туры килмәячәк. Әгәр артык булса, салым ставкасы 13 процент тәшкил итәчәк».

Белгеч билгеләп үткәнчә, исәп-хисапны россиялеләр мөстәкыйль санамаячак. Бу эш белән клиентларның банклардагы керемнәре буенча мәгълүматларны эшкәртеп, Федераль салым хезмәте шөгыльләнәчәк.

Салымны киләсе елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100