Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиялеләрнең бер өлеше май өчен пенсияне вакытыннан алда алачак
Якынлашып килүче май бәйрәмнәре уңаеннан Россия пенсионерларының бер өлеше май өчен вакытыннан алда түләүләр алачак, дип РИА Новостига РФ Социаль фонды матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Вакытыннан алда түләү банк аша акча күчерелгән барлык гражданнарга кагылачак. Почта бүлекчәләре пенсияләрне гадәти график буенча китерәчәк, дип ачыклык керттеләр ведомствода.
30 апрельгә кадәр май өчен түләүне пенсионерлар алачак, аларга пенсия гадәттә банк аша айның беренче көненнән дүртенче көненә кадәр килә.
Вакытыннан алда түләү барлык төр пенсияләргә кагылачак, шул исәптән иминият, социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча. Гариза бирү таләп ителми – акчалар автомат рәвештә килә.
Әгәр пенсия белән бергә социаль фондның башка түләүләре дә килсә, алар да вакытыннан алда күчереләчәк. Пенсияләрне банклар аша китерү стандарт график буенча 5 майдан яңадан башланачак.
Түләүләрне «Россия почтасы» илтүче пенсионерлар май өчен акчаны үзләре өчен күнегелгән даталарда алачак. Хат ташучылар пенсияләрне өйләренә 2-3 майда китерә башлаячак. Шул вакыттан башлап почта бүлекчәсе кассасында пенсия алырга мөмкин булачак. Түләүләрне почта аша китерү 25 майга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз