news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрне Яңа ел алдыннан булган мошенниклык схемалары турында кисәттеләр

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан җинаятьчеләр алдау схемаларын активлаштыралар, аларны табышлы тәкъдимнәр һәм ашыгыч хәбәрләр итеп күрсәтәләр. Бу хакта «Татар-информ»га Хәвефсез интернет үзәге координаторы Урван Парфентьев сөйләде.

Аның сүзләре буенча, мошенниклар еш кына корбанны кирәкле гамәлләрне кылырга мәҗбүр итү өчен актуаль мәгълүмат сәбәпләрен кулланалар. Шуларның берсе – Яңа елга әзерләнү.

«Мошенниклар иң кечкенә вакыйганы да үз файдаларына борырга тырышалар. Алар сезгә ниндидер сылтау белән шалтыратырга тиеш, һәм бу сылтау еш кына актуаль мәгълүмат сәбәбе була. Гади генә мисал – Яңа ел», – дип билгеләп үтте эксперт.

Мондый схемаларның типик мисаллары – зур ташламалар белән «Яңа ел сатулары» һәм «узган елгы товарларны бетерү» турындагы хәбәрләр, шулай ук коммуналь тарифларның тиз арада үсүе белән куркыту.

Эксперт искәрткәнчә, мондый хәбәрләрдәге бердәнбер хакыйкать – бу бәйрәмнең якынлашу факты. Калган барлык мәгълүматны рәсми чыганаклар аша тикшерергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot