news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне «Үлемсез полк» йөрешендә онлайн катнашырга чакыралар

2025 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Үлемсез полк онлайн-йөреше узачак.

Трансляция бүген 12:00 сәгатьтә сайтта https://2025.polkrf.ru/ башлана.

Трансляциядә фотосурәтләре һәм төп белешмәләре алдан җибәрелгән ветераннарның портретлары күрсәтеләчәк. Геройның фотосурәте онлайн-йөрештә катнашу өчен гаризаны 6 майга кадәр бирергә мөмкин иде.

Бөек Җиңүне фронтта һәм тылда якынайткан якташларыбызны искә алыйк! Җиңү Көнендә каһарманнарыбыз безнең белән булсын! – ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100