Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләрне телефон мошенникларының яңа хәйләсе турында кисәттеләр
Телефон мошенниклары, потенциаль корбаннарының ышанычын яулау максатыннан, үз «контакт-үзәкләренең» эшен имитацияләү өчен Россия банкларының реклама роликларындагы музыканы куллана башлаган, диелә ВТБ хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.
«ВТБ мошенникларның үз «контакт-үзәкләренең» эшен имитацияләү өчен Россия банкларының реклама роликларындагы музыканы куллана башлавы хакында кисәтә. Мондый алымны кулланып, алар шалтырату чыннан да банкка бара дип, әңгәмәдәшенең ышанычын яуларга ниятли», - дип искәртте белгечләр.
Билгеләп үтелгәнчә, мошенниклар потенциаль корбанына шалтырата һәм җавапны көтмичә трубканы куя. Әңгәмәдәш таныш булмаган абунәчегә кабат шалтыратып таныш композицияне ишеткәч, анда чыннан да банк белән элемтәгә керүе турында ышаныч хисе туа.
Алга таба мошенниклар стандарт схема буенча эш итә – банкның ялган хезмәткәре әңгәмәгә кушыла һәм онлайн-банкның шәхси сәхифәсенә керү өчен төрле юллар белән СМС-хәбәрләрнең кодларын, логин яки парольләрне белергә тырыша. Клиентның счетына кергәч, акчаны алып юкка чыгалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз