news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өйдәге газ җиһазларын тикшерү турында килешү төзү мәҗбүри булачак

Россиядә торак йортларда газ җиһазын тикшерүгә бәйле кагыйдәләр катгыйландырылачак. Дәүләт Думасы шул хактагы закон проектын быелның ахырына кадәр яки киләсе елның башында икенче укылышта караячак.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов «Известия» газетасына белдергәнчә, россиялеләрне газ җиһазын тикшерү турында килешү төзергә мәҗбүр итәчәкләр.

Шул ук вакытта, Торак кодексындагы яңа маддә буенча, бер йортта фатирларны тикшерү белән бер үк хезмәт күрсәтү оешмасы шөгыльләнәчәк. Бу намуссыз фатир хуҗаларына каршы көрәшергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Әйтик, хәзерге вакытта, закондагы нормаларның ачык тбулмавы аркасында, йортлардагы фатирларның 10-50 проценты еллар буе тикшерелми.

Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты каршындагы эксперт советы әгъзасы Илья Осипов искәрткәнчә, закон проекты инде 2018 елдан бирле «тик» тора. Ул чагында газ җиһазын тикшерү турындагы килешүне идарәче компанияләр төзиячәк дигән пункт бәхәс кузгаткан. Бу гражданнарның милек хокукын боза дип табылган. Хәзер исә, яңадан эшләгәннән соң, документ икенче укылышка әзер.

«Килешү төземәгән милекчеләр өчен җәзаны катгыйландыру киләсе адым булырга тиеш», - дип өстәде Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты әгъзасы Александр Якубовский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100