news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиялеләрне мошенникларның сим-карталар белән бәйле яңа схемасы турында кисәттеләр

Россия Эчке эшләр министрлыгында мошенникларның яңа схемасы турында сөйләделәр. Мошенниклар, кәрәзле оператор хезмәткәре исеменнән шалтыратып, сим-карталарга һәм мобиль банкларга керә ала. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгы материалларында әйтелә, дип яза ТАСС.

Ведомство материалларында әйтелгәнчә, мошенник телекоммуникация компаниясе инженеры исменнән корбанга шалтырата. Телефон линиясенең торышын тикшерү өчен дип алдап, абонентка билгеле бер тәртиптә символлар җыярга куша — мәсәлән, #90 яки #09.

Бу команданы үтәү мошенникларга сим-картадан файдалану, аның хисабына шалтыратулар ясау мөмкинлеге бирә, дип кисәтәләр Эчке эшләр министрлыгында. Моннан тыш, мошенниклар әлеге ысул ярдәмендә мобиль банкны ватып керергә мөмкин, бу телефон хуҗасының финанс чараларына зыян китерәчәк.

Начар нәтиҗәләрне булдырмас өчен, мондый сөйләшүләрне кичекмәстән туктатырга кирәк, дип киңәш итәләр ведомствода.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100