news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиялеләрне май аенда озын яллар көтә

Россиялеләрне май аенда озын яллар көтә
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Май бәйрәмнәрендә россиялеләр ике тапкыр дүрт көн ял итәчәк – 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр. Бу хакта РИА Новости Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты җитәкчесе Ярослав Нилов сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, мондый озын ял көннәре бәйрәм көннәрен күчерү нәтиҗәсендә мөмкин булды. Шулай итеп, рәсми эш көне булмаган 4 гыйнвар 2025 елда шимбәгә туры килде һәм хөкүмәт карары белән 2 майга күчерелде. Шулай ук, 23 февраль якшәмбегә туры килде, шуңа күрә ял көне 8 майга күчерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot